Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалар “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” проектына кушылды

Иске Зәй бистәсенең яшьләр үзәгендә маскировка челтәрләре үрүчеләрнең “Макраме” волонтерлар клубы эшчәнлеге турында еш сөйлибез. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә актив, мөхтәрәм затларыбыз. Әлеге игелекле кешеләр челтәр үрү белән парарель төстә хәрбиләргә эчке киемнәр тегү, гуманитар ярдәм җыюны да алып бара.

Клуб җитәкчесе “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе, туган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова, активистларның һәр эшкә күңел җылысын кушып башкаруларын әйтә.
- Ирекле волонтерлар хәрәкәте күптән инде җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, бигрәк тә махсус хәрби операция чорында  хәрбиләргә ярдәм үзенә күрә яңа бергәлеккә әверелде. Волонтерларыбыз солдатларга кулдан килгәнчә ярдәм итү белән бергә  фронтта гаять зур кыйммәткә ия булган яхшы сүз белән дә булышуны  үз бурычы дип саный, - ди ул.
Әле 20 сентябрьдән башлап туган як тарихын өйрәнү музее шәһәрнең 1нче мәктәбе белән берлектә “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дип аталган яңа проект башлап җибәргәннәр. 
Аның кысаларында әле бу көннәрдә генә мәктәпнең V а сыйныфы укучылары солдатларга язган хатларын, көнкүрештә кирәк булган әйберләрне, консервалар, башка озак саклана торган продуктлар, медикаментлар китергәннәр. 
“Балалар өлкән апалары эшләгән маскировка челтәрләрен карадылар, үзләре дә бу эшне башкардылар. Апалары тәкъдиме белән бер өлеш алып килгән әйберләрне, хатларын маскировка челтәрләре эченә төрделәр. Безнең игелекле проектка кышылган 1нче мәктәп укучыларына зур рәхмәт белдерәбез”, - диде Светлана Долгова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев