Бакча җиләгенең файдасы
Яңалыклар

Бакча җиләгенең файдасы

Бакча җиләге (виктория) татлы җимешләре белән сөендерә башлады. Җиләкнең файдалы үзлекләрен дә белеп торыйк.

Виктория җиләге аппетитны яхшырта, ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый, матдәләр алмашын тизләтә һәм бәвел бүлеп чыгаруда катнаша. Шулай ук анда кан ясалуда катнашучы витаминнар да күп.

Бакча җиләге авитаминоз, кан басымы авыруларын, атеросклероздан менә дигән дәвалану чарасы булып тора. 

Халык медицинасында җиләкне балаларның эче киткәндә һәм азканлылык белән интеккәндә кулланалар. Көн саен җиләк ашаган кешенең иммун системасы нык. Җәен җиләк белән сыйланганнар кышын салкын тиюдән интекми.

Күпләр җиләк составында йод барлыгын белмиләрдер дә әле. Көнгә 150-200 грамм бакча җиләге ашасагыз, калкансыман бизнең эшчәнлеге яхшырыр, организмда йод артыр. Шуны да әйтергә кирәк, җиләкнең составында булган салицил кислотасы буыннар авыртканда бик файдалы.

Эчәк инфекциясеннән интегүчеләр өчен дә җиләк менә дигән дәвалану чарасы булачак.

Җиләк бик татлы, баллы җимеш. Шуңа да карамастан аны шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә ашарга ярый. Җиләкнең файдасы булсын өчен, көнгә 400 граммнан да ким җиләк ашамаска киңәш ителә. Билгеле, балаларга күп сыйланырга ярамый, аллергия чыгуы бар.

Җиләк канны тимергә баета. 

Җиләк үзе генә түгел, ә аның яфраклары да организм өчен бик файдалы. Халык медицинасында ул яфракларны чәй итеп ясап эчкәннәр. Чәй өчен яфракларны август-сентябрь айларында җыярга кирәк. Яфракларны киптерер алдыннан баштан юарга, аннан кәгазь тартмага салып, яисә кояш төшми торган җиргә җәеп куеп киптерергә була. Җиләк яфракларыннан ясалган чәй эчәклекләрне һәм сидек органнарын чистартырга ярдәм итә. Шулай ук кан басымы югары булган кешеләргә җиләк чәе булыша. Йөрәк тибеше еш булганда да мондый чәйнең ярдәме тими калмас.

Яңа гына өзелгән җиләк яфрагын киселгән, тырналган урыннарга куйсаң, бик нык ярдәм итә.

Язва, гастрит кебек авырулардан интегүчеләргә түбәндәге рецепт ярдәмгә килер:

1 аш кашыгы җиләк яфрагы һәм тамырына 2 стакан кайнап торган су салырга. 10 минут төнәткәннән соң, яфракларны сөзәргә. Төнәтмәне көнгә ике тапкыр эчәргә кирәк.

Автор фотосы.


Нет комментариев