Соңгы вакытта мул яуган яңгырларның файдасы белән беррәттән, уңышка зыяны да булырга мөмкин. Бакча җиләге җыярга бакчага чыктыгыз, ә араларында соры череклеләре дә бар. Нишләргә?
Соры черек барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе – артык дымлылык. Шуңа күрә яңгырлы җәй вакытында аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Авыру таралуга үсентеләрнең куе утырту да сәбәпче булырга мөмкин. Әгәр сез зарарланган җиләкне күрсәгез, аны кичекмәстән бетерергә һәм ераграк ташларга кирәк. Нәкъ менә үсемлекләрнең зарарланган өлешләрен бетерү - авыруны туктату өчен бердәнбер ысул. ⠀
Соры черекнең таралуын ничек булдырмаска:
- үсентеләрнең җиргә тиеп торып пычрануына юл куймагыз: куаклар арасында зур ара калдырыгыз һәм яфракларны даими рәвештә бетерегез;⠀
- үсемлек аралары җилләнеп торырга тиеш; ⠀
- чүп үләннәрен бетерегез; ⠀
- чәчәк атканчы марганец яки бродской сыеклык белән эшкәртегез; ⠀
- җиләкне мульчирләштерегез – картон яки салам түшәргә кирәк.
Йомычка һәм үлән капма-каршы нәтиҗәгә китерә ала һәм үзләре авыру чыганагы булырга мөмкин. ⠀
Нет комментариев