Авыруларга дәва өләшә
Имәнлебаш авылы фельдшеры Гөлназ Хәсәнова гомеренең 34 елын игелекле хезмәткә – халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган.
Менә инде ул 20 ел авылдашлары – имәнлебашлылар сәламәтлеге сагында тора.
Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен – сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан чыккан күз яшьләре булганын Гөлназ Мөнәвировна үзе генә беләдер.
Хезмәт эшчәнлеген ул район үзәк дәваханәсенең травматология бүлегендә башлый, аннан туган авылына эшкә кайта. Аның участогында – 176 кеше, алар арасында өлкән яшьтәгеләр – 99, эшкә яраклы яшьтәгеләр – 60, балигъ булмаганнар – 17. Аларның һәркайсының сәламәтлеге турында ул яхшы белә.
Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аңарда табибныкыннан ким түгел.
Өлкән буын кешеләре һәм балалар белән дә уртак телне бик тиз таба ала ул. Эшенә зур җаваплылык белән карый. Фельдшерга нинди генә гозер белән килмиләр. Авыл кешесе кан басымы күтәрелсә дә, бармагына шырпы керсә дә, дару кирәк булса да, медпунктка йөгерә. Ул һөнәренең этикасы кушканча сабыр гына һәркайсын тыңлап, киңәшләрен бирә. Бер үк вакытта аңа педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә.
– Хәзер фельдшерларга куелучы төп таләпләрнең берсе – вакытында диспансерлаштыру уздыру. Табиблар авылга килә, ә без анализлар алабыз, ЭКГ һәм башка процедуралар ясыйбыз. Елга бер тапкыр мобиль флюорограф та килә. Болар барысы да авыл халкы өчен уңайлы, шәһәргә барып йөрисе юк, – ди Гөлназ Мөнәвировна.
Гөлназ Хәсәнованың профессиональлеге авыл халкының ышанычы белән генә түгел, ә рәсми танылу белән дә расланган. 2025 ел башында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фәттахов планнан тыш тикшерү белән Имәнлебаш ФАПында булды. Ул документацияне, шул исәптән «участок паспорты», аз хәрәкәтләнүче пациентларны исәпкә алу журналларын һәм башка хисапларны өйрәнде. Нәтиҗәләр аны таң калдырган.
2024 елның февралендә район медицина советында Гөлназ Хәсәнова намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Министр урынбасары бүләкне шәхсән үзе тапшырып, аның эшен республиканың барлык фельдшерлары өчен үрнәк дип атады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев