Авыл бердәм булганда: Поповкалылар юлларын һәм чишмәләрен үзләре саклый
Яңалыклар

Авыл бердәм булганда: Поповкалылар юлларын һәм чишмәләрен үзләре саклый

«Өстән ясарлар әле» дип көтеп утырмыйча, поповкалылар эшкә үзләре тотына һәм моны чынлап та ышанычлы итеп башкара.

Күп еллар дәвамында Поповка авылының ике актив кешесе – Владислав Долгов һәм Артем Уразайкин авыл чишмәләрен төзекләндерәләр, буа янындагы юлны таш белән, шулай ук ярларны ныгыттылар. Һәм моны алар бөтенләй бушлай – йөрәк кушуы буенча һәм туган авылларын кайгыртып башкаралар.

Чишмәләрне төзекләндерү – ул бары тик матурлык өчен генә түгел, ә тормыш өчен дә мөһим эш. Аннан да ким булмаган мөһим бурыч – буа янындагы юлны таш белән ныгыту. 

“Яз көннәрендә, кар эреп, яңгырлар яуганда, бу юл бигрәк тә хәвефле була: су агымы юлны юа, тирән чокырлар барлыкка килә, йөрү авырлаша, ә кайчагында бөтенләй мөмкин булмый иде. Моңа юл куймас өчен Владислав Долгов белән Артем Уразайкин юлны алдан ук вак таш һәм ком-гравий катнашмасы китереп тигезләделәр, проблемалы участокларны ныгыттылар. Бу гади, ләкин бик нәтиҗәле профилактика: дөрес итеп таш салу юлны саклый һәм язгы ташу вакытында  аның җимерелүенә юл куймый”, - ди Поповка авыл җирлеге башлыгы Оксана Юнысова.

фото авыл җирлегеннән
фото авыл җирлегеннән

Аеруча кыйммәтлесе – кешеләрнең формаль боерыкларсыз берләшүе. Мондый эшләрдә җирле җәмгыятьнең чын көче күренә: һәркем үз өлешен керткәндә, нәтиҗәсе дә зур була.

«Мондый инициативалы, авылны төзекләндерүдә, матурлауда үз вакытларын һәм көчләрен жәлләмәгән бу активистларга битараф булмаганнары, тырышлыклары, уртак эшне башкарулары өчен рәхмәт әйтәсем килә», – ди Оксана Юнысова.

Фотолар җирлектән.


Нет комментариев