Яңалыклар

Аучылар колагына

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 августыннан аучылык ресурсларына бер еллык лимитлар һәм квоталар расланган. Бу турыдагы Указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Билгеле булганча, республика урманнарында барлыгы 15 819 поши, 15 118 себер кыр кәҗәләре, 269 затлы болан, 100 селәүсен һәм 3206 бурсык исәпләнә. Киләсе сезонда аучылар 865 поши, 668 кыр кәҗәсе, 3 селәүсен һәм 189 бурсык аулый алачак.


Нет комментариев