«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында гаиләләре белән хезмәт куючылар да шактый. Шундый хезмәт династияләренең берсе — әтиле-уллы Юрий һәм Андрей Чехловлар.
Юрий Николаевич автогрейдер машинисты булып хезмәт куя. Зәй автомобиль юллары идарәсенә эшкә килгәненә дә 27 ел узган инде. Аның юл төзелешенә керткән өлеше лаеклы бәяләнгән. 2007 елда Юрий Николаевич Россия Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының Рәхмәт хатына лаек була.
«Икесе дә бик тырыш, җаваплы алар. Коллективыбызда аларны бик хөрмәт итәләр. Юрий Николаевич — иң тәҗрибәле хезмәткәрләребезнең берсе. Ә Андрей Юрьевич, мастер буларак, эшне уңышлы итеп оештыра белә. Бер эштән дә куркып тормый, үзе дә һәр эшкә ябыша, бар инструментта да эшли белә», — ди идарәнең юл участогы башлыгы Артур Попов.
Андрей Юрьевич Зәй автомобиль юллары идарәсенә 2013 елда машина йөртүче булып эшкә урнаша. 2019 елда җитәкчелек егетнең тырышлыгын, үҗәтлеген күреп, аны мастер ярдәмчесе итеп күчерә, 2021 елда юл мастеры итеп билгелиләр.
Теләсә нинди һава торышында, елның теләсә кайсы вакытында, көндез дә, төнлә дә мастер трассага чыгарга, ремонт эшләренә җитәкчелек итәргә һәм юл төзексезлеге тулысынча бетерелгәнче үз участогыннан китмәскә әзер булырга тиеш. Шуңа күрә мондый вазифаны көчле ихтыярлы, эштән курыкмаган, тәвәккәл, һичшиксез, техник яктан грамоталы кешеләргә йөклиләр. Андрей Чехлов — нәкъ шундый җаваплы, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белүче кеше. Ул — бәхетле әти һәм ир дә. Тормыш иптәше Дарья белән өч бала үстерәләр.
Нет комментариев