Әни — безнең өчен алтын терәк ул
Әнием турында балачак хатирәләрем бу көннәрдә аеруча калкуланды. Чөнки бүген, 17 апрельдә аның туган көне. Зәй шәһәрендә әтиебез белән бергәләп бәхетле картлык кичерүче әниебез Хәмдия Хисамиева 85 яшьлек юбилеен каршылый .
Балачагымдагы әнинең кайгыртучан ягымлы тавышы, иртә белән җылы куллары белән чәчләрдән сыйпап уятуы үзем әни булгач та, күзем йомсам, күз алдыннан китми. Әле дә туган йортка кайтып аны кочаклап алу бетмәс энергия бирә.
Безнең гаилә бик тату булды, монда да әниемнең өлеше зур. Әгәр әни бер эшне башласа, һичшиксез, аны ахырына кадәр җиткермичә туктамый, без — балаларын да башлаган эшкә җаваплылык тотарга өйрәтте ул. Әни тәмле ризыклар әзерләргә бик ярата. Безнең кайтуыбызга да үзенчәлекле тәмле мич ризыклары әзерли, аның безне һәрвакыт нинди дә булса яңа, гадәти булмаган, оригиналь ризык белән сыйлыйсы килә. Һәм, әлбәттә, ул аның һәрвакыт бик тәмле килеп чыга, чөнки барысын да күңел биреп һәм зур теләк белән башкара. Ул пешергән бәлешләр, чәкчәкләр, өчпочмаклар һәрвакыт телеңне йотарлык.
Әниебез, олы яшьтә булуы-на карамастан, биш вакыт намазын калдырмый. Андагы энергия, оптимизмга сок-ланырлык. Ә бит аңа шактый катлаулы балачак чорын үтәргә, җиңел булмаган шартларда үсеп, тормышта үз урынын табарга туры килгән.
Алар гаиләсендә алты бала була. Әни 1940 елның апрелендә туган, ә әтисе 1941 елда сугышка киткән һәм бөтен фронт юлын үтеп, Бранденбургка кадәр барып җитеп, 1945 елның 30 апрелендә һәлак булган. Әни хәтта үз әтисенең мәхәббәтен тоярга да өлгерми калган. Әтисез гаиләдәге балаларга кече яшьтән хезмәт белән үсәргә туры килә. Мәктәпне бетергәч, әни район үзәгенә килеп төпләнә.
«Башта буяучы булып эшкә урнаштым, белем юк иде. 1959 елда әтиегез белән кавыштык, үз кулларыбыз белән хәзерге „Шанхай“ бистәсендә йорт салып кердек. Өч бала таптым. Гаиләгә финанс җиткерү бик җиңел булмау сәбәпле, кибеткә урнаштым. Биредә товар ташырга да, ит чабарга да туры килде. Ләкин хезмәттән курыкмадым. Эштән кайтышка балаларымның йөгерешеп каршы алуыннан да күңелле мизгелләр юк иде», — дип еш искә ала әни.
Авыр хезмәттә сәламәтлеген нык кына какшата әни. Бер елга якын дәваханәдә дәваланган чорында без әти белән бергәләшеп хуҗалыкны алып бардык. Әниле йортның никадәр ямьле булуын аңларга өйрәндек.
Әниебез терелеп кабат безнең янга кайткан көннәр иң бәхетле минутлар булды. Ул аннан соң да озак еллар кибеттә кассир булып эшләде. Аның ягымлы итеп сатып алучылар белән сөйләшүен тыңларга мин кибеткә еш керә идем. Бүген дә әниебез — безнең өчен иң-иң булган алтын терәгебез.
Һәр әни өчен аның баласы һәрвакыт кечкенә бала булып кала. Хәтта бу балага 18 яки 60 яшь булса да. Әнинең гади бер сүзе, киңәше дә кайвакыт бу тормышта зур ярдәм итә. Нәкъ менә әни безнең барлык җиңүләребезгә һәм тормыш эшчәнлегенең теләсә кайсы өлкәсендәге югары нәтиҗәләребезгә чын күңелдән сөенә. Ул безгә һәрвакыт яхшылык кына тели һәм баласы чын-чынлап бәхетле булсын өчен барысын да эшли.
Без хәзер әти-әни канаты астында 3 бала, 3 кияү, 6 кәләш, 6 онык, 8 оныкчык. Өлкәннәр үзләре үрнәгендә нәсел дәвамчыларының да ныклы гаиләләр коруына сөенеп яши, Аллага шөкер, арабызда аерылышулар һәм имин булмаган гаиләләр юк. Бу традицияне яңа буыннар да сакласын иде дип тели әни һәр намаз артыннан. Амин, кабул булыр аның теләге.
Кызы Равия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев