Анатолий Терентьев балаларны көрәш серләренә төшендерә
Яңалыклар

Анатолий Терентьев балаларны көрәш серләренә төшендерә

Анатолий Терентьев – ирекле көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, “Физик культура һәм спорт отличнигы”, беренче категорияле спорт судьясы, Зәй, Татарстаныбызның данын Россиякүләмендә таныткан, 30 ел буе “Зәй” спорт мәктәбендә балалар, яшүсмерләрне тәрбияләүче, аларны көчле, тәртипле, максатчан, кыю булырга, грек-рим көрәше серләренә өйрәтүче тренер-укытучы.

Балаларны көрәш серләренә төшендерү – Анатолий Александровичның балачак хыялы. Икенче класста укыганда ул ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый.

“Дустым, классташым, Радик Салиховның әнисе, инглиз теле укытучыбыз Лидия Кирилловна ирекле көрәш буенча түгәрәкнең расписаниесен бирде һәм шул көннән бу мавыгу гомерлек һөнәремә әйләнде. Әкренләп тренер Михаил Данилов ярышларда катнаштыра башлады һәм беренче җиңү “Урожай” җәмгыяте ярышларында булды. Идел буе федераль округы ярышында беренче урынны алдым. Россия җыелма командасында шөгыльләндем. Татарстанда биш тапкыр чемпион булдым, аннан спорт мастеры исемен алдым, республика, федераль округ ярышлары, Россия чемпионатларында катнаша башладым. Тренерым кеше буларак та һәр яктан үрнәк алырлык, спорт буенча, ирекле көрәш алымнарын дөрес кулланырга да безне бик яхшы өйрәтте һәм үзем дә алдан максат куеп шул юнәлештә нык тырышуым аркасыда барысына да ирештем”, – дип сөйли спортка кереп китүе турында Анатолий Александрович.

Зәйнең 2нче мәктәбендә сигезьеллык белем алгач, Анатолий укуын 98нче СПТУда дәвам итә һәм ул анда бик яхшы билгеләренә укый, өч ел буе фотосурәте училищеның Мактау тактасында эленеп тора. Армия хезмәтен Латвияда үтәп кайткач, янгын сүндерү, инкассаторлар оешмасында шофёр булып эшли, ләкин спорт аны үзенә тарта. Әнисе ягыннан әбисе Федор Симашевның туганы булуымы, ике бабасы – Бөек Ватан сугышында ут эчендә кайнаган, батырларча көрәшеп күкрәкләренә медальләр тагып сугыш инвалиды булып бер кулсыз кайткан Фома Русаков һәм 1945 елның көзендә генә күкрәгенә медальләр тагып ике култык таягы белән икенче группа сугыш инвалиды булып кайткан Илья Терентьев бабаларының көчле характерлы булуларымы, Анатолий Терентьевны яңадан спортка тартып ала. Ирекле көрәш буенча ярышларда катнаша башлый һәм күп тапкырлар җиңүгә ирешә. Башта ГРЭС каршында оештырылган “Октябрь” Мәдәният сараенда ирекле көрәш буенча инструктор булып эшли. Аннан соң аны Михаил Данилов тренер итеп эшкә чакыра.  Чаллының физкультура һәм спорт институтында югары белем ала. Хәзерге көндә аның грек-рим спорт түгәрәгенә  7-16 яшьлек 50ләп бала йөри. Александр Терентьев түгәрәгенә малайлар шаярырга түгел, үзләрен тренерлары кебек физик яктан көчле итү, ныклы характер булдыру өчен тырышып шөгыльләнергә киләләр. Тренер үзе балалар өчен зур үрнәк булып тора. Һәрдаим аның янына йөрүче балаларга дөрес тәрбия алымнары бирү өчен аларның укулары, уңышлары, тормышлары турында кызыксынып тора. Балаларда җыйнаклылык, ихтыяр көче тәрбияли, килеп чыккан авырлыкларны башны горур тотып җиңәргә өйрәтә. Яшүсмерлек чорында урам тормышына кызыгып спорттан китүче егетләрне кире шөгыльләргә кайтару өчен күп көчен куя.

Җәен яшь спортчылар “Йолдызлык” лагерында шөгыльләнеп, ялны спорт белән бәйлиләр. Зур ярышларда катнашырга спортчыларга эшмәкәр Николай Тихонов ярдәм итә. Николай Николаевич - районда грек-рим көрәше федерациясе рәисе. Аларның уртак максатлары - балаларга дөрес юнәлеш биреп, тормышта үз урыннарын табарга булышу.

Көннәр буе шау-шулы спорт залында балаларны спорт серләренә төшендерү җиңел түгел. Әмма үз эшеңне яратсаң, бу авырлыклар бик тиз онытыла. Эштән арып кайткан ир-ат өчен гаиләсе – йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган газиз, изге бер урын. Тылың ныклы, “ярты ягың” акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп булмый. Тормыш иптәше Вера – зур таянычы. Терентьевлар гаиләсендә ике бала үсә. Әти кешенең балалары турында сөйләгәндә күзләре очкынланып китә. Уллары Кириллның үз гаиләсе. Әби-бабай өчен ике яшьлек оныклары Лев бигрәкләр дә татлы. Аның һәр гамәленә сөенә алар. Кирилл да мәктәптә укыганда әтисе кебек спорт белән шөгыльләнә. Баскетбол буенча Зәйнең җыелма командасында уйный ул һәм Татарстан Республикасы буенча уздырылган ярышта беренче урынны яулауда катнаша. Зәй политехник колледжын электр белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган егет Казан энергетика институтында югары белем ала. Бүгенге көндә Казанда үз һөнәре буенча хезмәт куя. Кызлары Эвелина 6нчы мәктәптә укый. Эвелина әнисе кебек, күбрәк кул эшләренә тартыла, рәсем ясарга ярата, әле тагын сәнгать мәктәбендә дә укый. “Әти-әнием дә мин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, җиңүләр дә яулый башлагач, уңышларыма бик сөенәләр иде. Ул вакытта район газетасы “Дуслык байрагы”, “Знамя дружбы” дип аталды, безнең ярышлар турындагы язмаларны күрсә, әнием сөенә-сөенә кычкырып укый һәм әле бер папкага җыеп та бара иде. Кайберләре әле хәзер дә сакланган. Әнием дә, әтием дә исән түгелләр инде”, - дип сөйли ул.

Район тормышына да битараф түгел Анатолий Александрович. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребезгә ярдәм итүдә көчен дә, вакытын да кызганмый.
 

Анастасия Шәймәрданова.

Фотолар шәхси архивтан.


Нет комментариев