Алтмыш биш ел бергә, янәшә
Агымдагы 2024 ел - Россиядә Гаилә елы шигаре астында үтә. Шул унайдан, районыбызда ел дәвамында гаиләләр белән төрле мәдәни чаралар уздырыла.
Бүген - 19нчы октябрьдә Зәй шәһәрендә яшәүче Кафил Кыям улы һәм Хәмдия Сабир кызы Хисамиевларның йортында да зур гаилә бәйрәме узды. Алар үзләренең бергә тормыш корып яшәүләренең 65 еллыгын бәйрәм иттеләр.
Кафил абый белән Хәмдия апаны котларга балалары, онык - оныкчыклары, гаилә дуслары җыелды. Бу күркәм, матур гаиләне котларга Иске Зәй мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре дә килде. Юбиляр гаиләгә ЗАГС бүлеге житәкчесе Гөлфия Вәлишинаның Рәхмәт хаты тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре үзләренең матур җырларын һәм кечкенэ бүләкләрен тапшырдылар.
"Өлкөннәрнең үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән күңелләре булды. Рәхмәт әйтеп озатып калдылар", - ди автоклуб хезмәткәре Сиринә Хөснетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев