Әлмәттә узган «Рәхмәт Сезгә...» иҗат фестивалендә зәйлеләр дә катнашты
Фестиваль әдәбият һәм музыкаль иҗат өлкәсендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле яңа авторларны җыйды.
13 июльдә Әлмәтнең «Татарстан нефтенең 60 еллыгы» исемендәге паркта Евгений Федоров исемендәге «Рәхмәт Сезгә!» иҗат фестивале узды.
Фестивальдә бөтен Россиядән 18 яшьтән 70 яшькә кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Чара әдәби һәм музыкаль иҗат өлкәсендә яңа авторларны җыйды.
Фестивальдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар да катнашты. Андрей Кузьмин ике номинациядә катнашты. Ул жюрига «Без миллионнар» дигән авторлык шигырен һәм «Кичке чоңгыл» картинасын тәкъдим итте. Римма Вәлиева «Яз төсмерләре» эше белән «Кеше тудырган могҗиза» номинациясендә катнашты. Дмитрий Лигостаев Евгений Федоровның «Погрустневая осень» әсәре мотивлары буенча картина ясады.
Конкурста катнашучылар, тормыш авырлыкларына карамастан, актив социаль тормыш алып баралар һәм төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.
Мондый фестивальләрне уздыру — үзең турында белдерү һәм үз талантларыңны күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә илнең төрле почмакларыннан килгән фикердәшләр белән танышу, шулай ук яңа дуслар табу мөмкинлеге дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев