Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлфинур Биктаһирова: «Яраткан эшең булу — зур бәхет»

Әлфинур Биктаһирова Зәй шикәр заводында 1997 елдан хезмәт куя.

Әлфинур Биктаһирова — Чирмешән районының Түбән Чегодай авылы кызы.

Язмыш аны Зәй яклары белән бәйләгән. Чаллыда пешекче һөнәрен үзләштергән кыз апасына кунакка килгәч, Зәйне ошатып, бирегә яшәргә кайта. Шикәр заводының элекке торак-коммуналь идарәсенә җыештыручы булып эшкә урнаша. Шикәр заводында эшләү бу чор өчен бик дәрәҗәле була. Кыз үзенең икенче яртысын да Зәйдә таба. Ире Булат белән ике ул үстерәләр.

Ә 2002 елда декрет ялыннан Әлфинур заводның төргәкләү цехына эшкә чыга. 2015 елдан аны шикәр кайнатучыларга өйрәнчек-стажер итеп билгелиләр. Агымдагы елдан ул — өлкән утфель кайнату аппаратчысы.

— Шикәр җитештерүнең нечкәлекләренә төшенү башта авыр булса да, шул ук вакытта кызыклы да булуы белән җәлеп итте. Эшебез бик җаваплы. Эшли башлаган чорда Лариса Кириллова, Ирина Князева, Лидия Мәҗитова остазларым булды. Без сатуга ак шикәр комы кайнатабыз. Утфель кайнату аппаратчысының төп бурычы — парга әйләндерелгән станциядән килгән сироптан максималь күләмдә шикәр алу, — ди Әлфинур Габделхәевна.

Ул беренчел продукт аппаратларында хезмәт куя, ә бу — иң җаваплы участок. Әле тагын икенчел һәм өченчел продукт аппаратлары да бар.

— Эшемне яратып башкарам. Яраткан эшең булу — зур бәхет ул, — ди Әлфинур ханым.

Кешенең иң зур байлыгы — аның гаиләсе. Тормыш иптәше Булат та шикәр заводында 10 ел слесарь булып хезмәт куйган. Хәзер башка эштә. Олы уллары Фәргать Казан химия технология институтын тәмамлаган, ә кече уллары Айнур бишенче сыйныфта укый.

Әлфинур Габделхәевна күп еллар шикәр заводында эшләве белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев