Александр Мороз: «Табиб пациентны ишетергә тиеш»
Без сәламәтлек сагы хезмәткәрләрен “ак халатлы фәрештәләргә” тиңлибез. Чыннан да, бу һөнәр ияләре кешеләр гомере, саулыгы сагында торып күпме халыкның хөрмәтен казана.
Медицина хезмәткәрләре турында аларның һөнәри бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә һәрберебез кемне дә булса тирән хөрмәт белән искә алмый калмый. Зәй үзәк дәваханәсендә әле бик озак эшләвенә дә карамастан, зәйлеләрнең олы хөрмәтен яулаган Александр Морозны да мөгаен бүген күпләр искә алмый калмас.
Илебездә бу һөнәри бәйрәм ел саен июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 15 июньгә туры килә. Шунысы да бар, бу бәйрәм СССРда барлыкка килгәнгә күрә, аны Россиядә генә түгел, кайбер элеккеге союз республикаларында да билгеләп үтәләр. Мәсәлән, Беларусия, Молдовия һәм Казахстанда әлеге көнгә хөрмәт зур.
Табиб һөнәре җиңелләрдән түгел, бу юлны сайлаганда, адәм баласы нәрсәгә барганын аңларга тиеш. Шәхси вакытың белән исәпләшмәү, тормышыңның эштән аерылгысыз булуы белән килешергә кирәк. Кешеләргә ярдәм итү, сәламәтлеген кайтару һәм өмет бирүнең әһәмиятен аңлау бик мөһим. Әгәр син шушыларга әзер икәнсең, димәк, һөнәр дөрес сайланган. Үзенең күңел тартуын аклаган һәм медицина юлына баскан табибларыбызның берсе – район үзәк дәваханәсе табиб - неврологы һәм неврология бүлеге мөдире Александр Сергеевич Мороз да, әнә шундыйлардан.
– Бу һөнәрне сайлавым очраклы түгел, үземнең авыру очрагы мине медицинага китерде. Балачакта кулымда җәрәхәтләр булды, соңрак өлкәнрәк яшьтә кулларга операция ясадылар. Ул вакытта миңа унике яшем тулып киткән иде һәм табиб булу теләге шунда уянды. Самара дәүләт медицина университетына караган клиниканың балалар травматологиясе бүлегендә дәваландым, соңыңнан бу уку йорты минем югары белем алу урынына әйләнде. Күңелем табиб - травматолог булуны теләде, дүртенче курска кадәр бу ниятем какшамады, әмма соңгы курсларда неврология мине үзенә җәлеп итте һәм мин дәвалау белгечлеге юнәлешен үзгәртергә булдым. Ике ел ординатурада неврология профиле буенча укыдым һәм практика үттем. Бу чорда бер очтан Самара шәһәре дәваханәсендә ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры, участок терапевты булып эшләдем. Ә Зәй шәһәре үзәк дәваханәсенә невролог кирәклеге турында мәгълүмат ирешкәч, тәвәкәлләп Самарадан Зәйгә күченеп килдем һәм монда үз белгечлегем буенча хезмәт куярга керештем, - дип сөйләде ул яраткан һөнәренә кереп китүе турында.
Менә инде Александр Сергеевичның Зәй үзәк дәваханәсенә килеп эшли башлавына дүрт елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Яшь табибның эшенә җитди каравы, һәртөрле яңа эш алымнарын өйрәнеп кешеләргә неврология өлкәсендә ярдәм итәргә алынуы эзсез калмады, аны зәйлеләр тиз арада үз кеше итте, яратты, үз һөнәре остасы икәнен таныды.
- Эштә иң кызыклысы һәм мөһиме –дифференциаль диагноз билгеләү һәм диагностик эзләнү. Практикада төрле очраклар бар. Еш кына пациентлар умырткалык баганасы авырулары, хәрәкәт функцияләренең бозылуы, реакциянең җитез булмавы, баш авырту һәм борчылу хисләренең барлыкка килүе белән мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук инсульт һәм инфаркт булу халәте шактый. Үзем блокнотыма гадәти булмаган очракларны язып барам. Һәркайсы авыруны нерв системасындагы проблемалар белән бәйләп була. Шуңа күрә сәламәтлек аз гына какшаса да, бу неврологка консультация алу өчен сәбәп булып тора, – ди табиб үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашканда.
Билгеләп үткәнчә, зәйлеләрнең инде күбесе Александр Мороз дәвалау курслары аша узган. Шуңа да аңа карата ышаныч, хөрмәт белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Мәсәлән, күптән түгел неврология бүлегендә дәваланган бер шәһәрдәшебез, Миләүшә ханым, табиб турында болай ди:
„Иң мөһиме, үткән тикшерүләремнең барлык белешмәләрен җентекләп өйрәнде һәм миңа дөрес диагноз куйды, дәвалау билгеләде. Башка белгечләрнең консультациясе кирәкле булгач, ул профиль буенча белгечләргә мөрәҗәгать итәргә булышты. Русча әйткәндә, ул "Доктор с большой буквы", мин аңа хөрмәт белән зур рәхмәтемне белдерәм".
Александр Сергеевич, медицина көн саен алга китсә дә, дәвалауның төрле нәтиҗәле ысуллары барлыкка килсә дә, иң беренче чиратта табиб пациентны ишетергә тиеш, ди. Ягъни аның фикеренчә, иң беренче чиратта пациент белән аралашып, аның сиңа тулысынча ышануын булдырырга, дәвалануга тулы өмет тудырылырга тиеш, шуннан соң гына һәртөрле дәвалау ысуллары тиз арада нәтиҗә бирүен ассызыклый ул. Үзе хезмәт куючы коллективтагы һәр медицина хезмәткәреннән дә шуны таләп итә бүлек мөдире. Ә инде терелеп чыккан кешенең рәхмәте, табиб өчен иң зур бүләк, булуы сер түгеллеген дә белдерә невропотолог.
Табиб – ул робот, машина түгел, ул үзенең тормышы, гаиләсе, мәсьәләләре, сөенечләре, көенечләре белән яши. Ак халат артында гади кеше яшеренә, ул эш һәм шәхси тормыш арасындагы баланс өчен көрәш алып бара.
– Баланска безнең һөнәр белән ирешү кыен, әлбәттә. Кеше бит кайчан авырып китәсен белми, еш кына бу кисәк башлана, шуңа күрә телефоннымны гел янәшәдә тотам, нинди дә булса ярдәм кирәк булганда, мин тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әзер булыпга тиеш. Шулай да, гаиләмә дә игътибарлы булырга тырышам, - ди ул.
Ахыр чиктә, табиб булу – бу үз тормышыңны кешеләргә хезмәт итүгә, газапларын җиңеләйтүгә һәм аларның сәламәтлеге өчен көрәшкә багышлау дигән сүз. Бу авыр хезмәт, ләкин эшең башкаларга тулы һәм бәхетле тормыш белән яшәргә ярдәм иткәнен күргәч, ул зур канәгатьлек китерә.
Рания Нәфыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев