Александр Бистәсендә яшәүче Елена Мальцева матурлыкны үзе тудыра
Яңалыклар

Александр Бистәсендә яшәүче Елена Мальцева матурлыкны үзе тудыра

Ал. Бистәсендә Мальцевлар ишегалдын тавис кошы, торналар, аккошлар кебек матур скульптуралар бизи. Хуҗабикә Елена Мальцева җырларга ярата, бакчасын төрле фигуралар ясап бизи, анда нинди генә чәчәкләр үстерми, өстәвенә, аш-суга да уңган ул.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Алар йорты каршындагы койма фотообойлар белән бизәлгән, ә ишегалдында шунда ук якты, матур тавис кошы күзгә ташлана. Ул изолоннан ясалган. Алтын куллы Елена апа изолонга «җан өреп», чын мәгънәсендә могҗиза тудыра.

Тавис кошы янында торналар, гномнар, аккошлар урын алган. Йорт яны участогында цементтан ясалган, ә аннары буяу белән бизәлгән чәчәк вазалары, камка һәм башка вак скульптуралар тора.

— Кечкенәдән үк үз кулларым белән нәрсәдер ясау белән мәшгуль идем. Чәчәкләр үстерергә, тәм-томнар пешерергә яратам. Эшләгәндә күңелемә ял бирә торган шөгыльләр белән мавыгырга вакытым юк иде, ә менә хәзер лаеклы ялга чыккач вакыт күп, — ди Елена Григорьевна.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Моннан тыш, Елена Мальцева Ал. Бистәсе мәдәният йортында оештырылган «Рябинушка» ансамбленә бик теләп йөри. Аның моңлы яңгыравыклы тавышы ансамбльгә үзенчәлек бирә.

Бәйрәм көннәрендә ул якыннарын матур тәмле тортлар пешереп сөендерә.


Нет комментариев