Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Александр Бистәсе мәктәбенә хәрбиләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтергә хәрби егет, волонтерлар килде

12 октябрьдә Александр Бистәсе мәктәбендә «Госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Наталья Березина, балалар сәнгать мәктәбе директоры, волонтер Эльмира Вдовина, махсус хәрби операциядә катнашучы, «Римлин» позывоен йөртүче хәрби егет булды.

Александр Бистәсе мәктәбендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре, госпитальләргә җибәрү өчен култык таяклары ясыйлар.

«Безнең әлеге мәктәпкә баруыбызның максаты  укучыларга һәм мәктәп коллективына игелекле эштә катнашулары — култык таяклары, окоп шәмнәре, солдатларыбызга сувенирлар һәм хатлар җибәрүәре өчен рәхмәт белдерү иде», — ди Наталья Березина.

«Римлин»га яраланып, госпитальдә дәваланырга туры килгән. Аңа аякка басуда нәкъ менә Ал. Бистәсе мәктәбендә укучылар ясап җибәргә култык таяклары ярдәм иткән.

-Сез ясап җибәргән култык таяклары заводныкыннан бер дә аерылмый. Сыйфатлы, ышанычлы булуы белән аерылып тора. Сезгә хәрбиләребезгә ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт, -диде «Римлин».

 

Очрашу барышында кунакларга технология укытучысы Нияз Һадиуллин югары сыйныф укучылары белән бергә таяклар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Мәктәптә «Тылсымлы остаханә» берләшмәсенә йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга сувенирлар ясыйлар. Укучылар үзләре ясаган сувенерларны хәрби абыйларына, башка сугышчан дуслары өчен дә бүләк итеп бирделәр.

-Балачагым Ал. Бистәсе, Киселевка авыларында узды. Бу — минем кече Ватаным. Әти-әниләрем чыгышлары белән бу авыллардан. Махсус хәрби операция зонасында якташларымнан гуманитар ярдәм алуга, нәкъ аның кече Ватанымнан булуына бик сөендем, — диде «Римлин».

Ал. Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов укучылар белән батырлык дәресе үткәрде. Ул волонтерлык хәрәкте мәктәптә генә түгел, авылда да киң җәелдерелүе турында сөйләде.

Наталья Березина укучыларга фронтка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм разведка-штурм бригадасыннан Рәхмәт хатлары тапшырды. Волонтерлар укучыларны сыйлау өчен бер ящик мандарин да алып килгән иде.

Шулай ук Нияз Һадиуллин белән Сергей Кузнецовка да командование исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Римлин» укучыларга хәрби хезмәте, сугышчан иптәшләре һәм Ватаныбызны саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Аның чыгышы балаларга патриотизм һәм теләктәшлекнең мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирде.

Укучылар да хәрби абыйларына бик күп сораулар бирделәр.

Чара ахырында мәктәп директоры Резеда Зайцева кунакларга визитлары өчен рәхмәт белдерде.

Фотолар волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев