Алдынгы механизатор
Дамир Баһаутдинов 36 ел үсемлекчелектә эшли.
«Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә», — дип юкка гына җырланмый. Районыбызның «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторчы-машинисты Дамир Баһаутдинов кебекләргә багышлап башкарыла да инде ул җыр.
Туган җире кырларын ничәмә-ничә кат ураса да, күзләре белән сөеп туя алмый Дамир офыкларга тоташкан басу киңлекләрен. Шуңа да һәр сезон саен күңел биреп, тырышып хезмәт кую үз нәтиҗәләрен бирә. Дамир Хәбир улы инде менә күпме еллар хезмәтендә алдынгылыкны бирми. Быел да ул шикәр чөгендере алуда иң күп мәйданнарда — 554 гектар җирдән татлы тамырны югалтуларсыз җыеп алуга иреште. Әлбәттә, тырыш хезмәт югары бәяләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте, «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исемнәренә быелгы һөнәри бәйрәме уңаеннан тагын бер бүләк өстәлә. Дамир Баһаутдинов — «Намуслы хезмәт өчен» медале дәүләт бүләге иясе.
— Хезмәтемне күреп, бәяләүләре алга таба да нәтиҗәле хезмәткә стимул булып тора. Игътибар, хөрмәт яңа киңлекләргә өнди, — дип елмая механизатор.
Районыбызның Чыбык-лы авылы егете 1987 елдан тракторчы-машинист булып туган авылында «Родина» колхозында эшли башлый. Казахстанда хәрби хезмәт үтеп кайткач та егетне туган колхозында колач җәеп каршы алалар. Чөнки тырыш механизаторлар бик кирәк. Ә инде 2003 елдан бүгенге көнгә кадәр ул — «Зәй шикәре» агрофирмасының алыштыргысыз тракторчы-машинисты. Ул шикәр чөгендерен чәчүдә дә, җыеп алуда да катнаша, инде күпме еллар эшләү дәверендә ул иярләмәгән авыл хуҗалыгы техникасы калмагандыр.
«Дамир — кече яшьтән авыл хуҗалыгын, техниканы белеп үскән егет. Без аның хезмәт юлын үз туган төбәгенә багышлавына бик шат. Андый үҗәт, булган механизаторлар алтын бәясе», — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Дамир Баһаутдинов — районыбызда күп балалы гаилә башлыгы буларак та үрнәк. Алар тормыш иптәше Альбина белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да тырыш укулары, хезмәт сөюләре белән билгеле. Дүрт кыз арасында бердәнбер булган уллары әтиләре кебек тракторчыга укыган, хәзер башка юнәлештә эшли.
«Нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, эшләрен яратып башкарсыннар. Яратып эшләгән эш кенә күңелгә канәгатьлек бирә, яшәешне тулы канлы итә», — ди Дамир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев