Алар юлларда иминлекне тәэмин итә: Зәй дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Яңалыклар

Алар юлларда иминлекне тәэмин итә: Зәй дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

3 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәте оешуга 90 ел тулды.

Тугыз дистә ел дәвамында әлеге хезмәт юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, юлларда тәртип саклау буенча мөһим бурычларны үти.

Бүгенге көндә Зәй дәүләт автоинспекциясендә 13 хезмәткәр эшли. Юл-патруль хезмәте инспекторларының эше күпләр күренмәгән авыр хезмәттән тора. Алар эссе җәйдә дә, салкын кышта да, яңгырда да, буранда да юлларда кизү тора. Елдан-ел транспорт чаралары саны арта, юл хәрәкәте катлаулана. Мондый шартларда инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклый, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтә, кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итә.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәте оешуга 90 ел тулу уңаеннан Зәй автоинспекциясендә тантаналы чара узды. Чарада автоинспекторлар, тармак ветераннары катаншты. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котларга аның урынбасары Петр Уразайкин килде.

- Сезнең фидакарь хезмәтегез, оперативлык һәм төгәллек нәтиҗәсендә, район юлларында тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин ителә. Юллардагы вазгыять, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, транспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең үзара хөрмәт белән хәрәкәт итүе – барысы да сезнең эзлекле һәм җаваплы эшчәнлегегезгә, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау буенча алып барылган профилактик чараларга бәйле. Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим, - диде ул.

Шулай ук котлау сүзләре район эчке эшләр бүлеге башлыгы вазифасын башкаручы Эдуард Ефимовтан, эчке эшләр органы ветераннары Петр Тимаськов,  Олег Камалюковтан, «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй фонды җитәкчесе Вадим Ивановтан  да яңгырады.

Чара хезмәтен намус белән үрнәк үтәүче, хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын һәм ветераннарны котлау белән дәвам итте.

"Россия дәүләт автоинспекциясенә 90 ел" һәм “Дәүләт автоинспекциясе ветераны” медальләре белән Ринат Габбазов, Вадим Васильев, Валентин Константинов, Айрат Камалиев, Иван Батаев, Илфар Шакирҗанов, Сергей Багурин, Радик Фәттахов бүләкләнде.

Ә Роберт Клейменов  белән Михаил  Кузьмин экипажы быел  үзләренә йөкләнгән бурычны төгәл үтәүләре сәбәпле  республика автоинспекторлары экипажлары арасында иң яхшылар булу уңаеннан республика Дәүләт автоинспекциясенең Рәхмәт хатларын алдылар.

Дәүләт автоинспекциясенең административ закончылык буенча автоинспекторы, полиция лейтенанты Юлия Камелина, дәүләт техник күзәтчелеге һәм автомототранспорт чараларын теркәү төркеменең БДД өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илдар Гибадуллин, юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Вадим Белышев, инспектор Фаягөл Хәсәншинага  район эчке эшләр бүлеге Рәхмәте белдерелде.

Автоинспекция ветераннары Юрий Константинов, Николай Тихонов, Равил Тимерханов, Руслан Миннегалиев, Евгений Демеев, Алексей Титаев, Василий Тукмачевка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстанда иң яхшысы дип танылган Зәйнең юл-патруль хезмәте экипажы инспекторлары Михаил Кузьмин һәм Роберт Клеймейнов Татарстан дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев