Аксардан Гөлсинә әбине 95 яше белән котладылар
Аксар авылының тыл һәм хезмәт ветераны Гөлсинә Хәбибуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Матур гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары кочагында каршы алды.
Юбилее белән Гөлсинә апаны район җитәкчелеге дә тәбрик итте. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, автоклуб хезмәткәрләре, Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов ветеранны котларга килделәр.
Гөлсинә Хуҗа кызының да балачагы, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар. Гөлсинә апа — Югары Шепкә авылы кызы. Сугыш чоры баласы буларак, яшьтәшләре кебек ул да хезмәт юлын колхозда эшләп башлый. Күрше Аксар авылы егете Әсхәдуллага кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әсхәдулласы колхозның алдынгы механизаторы була. Гөлсинә апа башта чебиләр карый, аннан тавыклар фермасында эшли. Ферма беткәннән соң, колхозда төрле эшләргә йөри. Җәен 5әр гектар чөгендер утаган чакларын балалары еш искә ала. Бүгенге көндә Гөлсинә апа Түбән Кама шәһәрендә кызы Минҗиһан гаиләсендә гомер кичерә.
Тормышында михнәтләрне күп күрсә дә, нык, сабыр була алган ул. Бер улы хәрби бурычын Әфганстанда үткән. Бу авыр көннәрдә баласы өчен ут йотып яшәгән йөрәге ничек түзгәнен үзе генә беләдер Гөлсинә апа. Бүген оныгы Данил Ватан иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнаша.
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин ветеранны олы юбилее белән котлап, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк итте.
Гөлсинә апа үзен котлаучыларга зур рәхмәтләрен җиткереп, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде.
Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев