Аксарда балалар карбыз эзләде
Балаларның җәйге яллары әкренләп азагына да якынлаша.
Каникул вакытында төрле шәһәрләрдән кайткан балалар авылда әби — бабаларында ял итә. Шуңа күрә Аксар мәдәният йорты җәй көне балаларсыз тормый. Аларны төрле чараларга җәлеп итү, балаларның җәйге ялларын күңелле оештыру максатыннан мәдәният йортында төрле кызыклы чаралар оештырыла. Аларның көтеп һәм яратып уйнаган уеннары квестлар, «Хәзинәне тап» уены, «Озын толым» конкурсы, велоярышлар, табигать кочагында төрле спорт уеннары, дискотекалар быел да гөрләп үтте. Балаларның күңеленә хуш килгән чараларның берсе «Хәзинәне тап» уенында төркемнәргә бүленгән балалар, хезмәткәрләр әзерләгән юнәлеш картасы белән урамнар буйлап, яшерелгән карбызны эзләргә кереште. Тапкан схемаларда киләсе тукталышның адресы һәм рәсеме сурәтләнгән. Шулай итеп, җитез генә башны гына эшләтәсе дә, карбыз яшерелгән урынга беренчеләрдән булып килеп җитәсе генә кала. Схема кибеткә юнәлгәч, балалар кибеттән карбыз күтәреп чыгарга өметләнсәләр дә, сатучы Рәзинә апалары аларга схеманың дәвамын гына тапшырды. Шулай итеп зур тырышлыклар белән бөтен авылны йөгереп әйләнгән балалар соңгы ноктага барып җиттеләр. Ә карбыз исә мәдәният бакчасының клумбасында гына булган. Беренчеләрдән булып, Салават Бахтевәлиев карбызны табып алды. Аннан балалар мәйданчыгында барлык уенда катнашучылар татлы карбыздан авыз итте. Эшләп ашагач, бигрәк тә тәмле була икән, дип шаяртты безнең актив Азамат.
Балалар белән җәйге ялны йомгаклап, талантлы яшьләр чыгышларыннан торган концерт программасы әзерләргә ниятлибез. «Яшьләр тукталышы» дип исемләнгән бу чарага барлык шәһәрдән кайткан, авылда яшәүче балалар бик теләп алынды. Алда балаларны мәктәп, яраткан укытучылары көтә. Мәдәният хезмәткәрләре исә җәйге ялда актив булган балаларга елдагыча белем бәйрәмендә тапшыру өчен рәхмәт хатлары әзерли. Балалар безнең киләчәгебез. Аларга саулык, уңышлы уку елы теләп калабыз.
Лилия Динмөхәммәтова, Аксар мәдәният йорты хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев