Укытучылар һәм остазлар һәрвакыт һәр җәмгыятьнең нигезе булган. 2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы шигаре астында уза. Шул уңайдан юрист һөнәрен сайлап, Зәй шәһәр судында 40 елга якын хезмәт куйган остазыбыз Ольга Каргова турында сөйлисе килә.
Ольга Александровна Башкортстанның Нуриман районы Павловка поселогында туган. Мәктәпне тәмамлаган яшь кыз бухгалтерлар курсларында укый һәм хезмәт эшчәнлеген Зәй районының Чапаев исемендәге колхозында башлый. 1976 елның 3 августында Зәй район халык судына канцелярия эшләрен алып баручы (делопроизводитель) булып эшкә урнаша. Хезмәте дәверендә суд утырышы секретаре, суд башкаручысы, канцелярия мөдире һәм гомуми бүлек башлыгы вазифаларын башкара.
Ольга Александровнаны хаклы рәвештә күпләрнең остазы дип атарга була, чөнки ул бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында үзенең белеме, бай һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән судка эшкә килгән яшь белгечләр белән уртаклаша. Һәр яшь белгечнең хезмәт юлын башлаганда хаталары да, килеп туган каршылыклар аркасында эштән китәргә теләгән вакытлары да була. Ләкин Ольга Александровна андыйларга һәрвакыт кирәкле сүзләр табып, барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә судта эш алып баруны оештыру тәэмин ителә, ул статистик хисаплар төзүне, хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен тутыруны контрольдә тота. Ольга Александровнаның аерым бер үзенчәлеге булып югары дисцип-линасы тора.
Ольга Каргова намуслы тырыш хезмәте өчен берничә тапкыр Татарстан Республикасы Югары суды һәм Суд департаменты идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2005 ел нәтиҗәләре буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри конкурсында «Иң яхшы канцелярия мөдире» номинациясендә җиңү яулый. 2011 елның мартында суд системасын үстерүгә зур шәхси өлеш керткән, Россия Федерациясендә гаделлекне ныгытуда һәм камилләштерүдә һәрьяклап ярдәм иткән өчен Ольга Александровна II дәрәҗә «Россия Федерациясе суд системасы алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.
2015 елдан ул лаеклы ялда, үсеп килүче буынны — оныкларын тәрбияләүдә ярдәм итә.
С. Евдокимова,
судья ярдәмчесе.
Нет комментариев