50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Яңалыклар

50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Түбән Биш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Риф кызы Шиһабетдиновага бүген 50 яшь тула

фото шәхси архивтан, Түбән Биш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара  Шиһабетдинова
фото шәхси архивтан, Түбән Биш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара  Шиһабетдинова 

Хөрмәтле Гөлнара Рифовна, Сезне ихлас күңелебездән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез – олы йөрәкле укытучы, гаиләгездә горурланырлык әни. Сез  гомерегезне балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышладыгыз. Балаларга туган телебезне, аның әдәбиятын, үткәнен өйрәтү  күпме тырышлык, сабырлык таләп итә. Сез бу сыйфатларның барысына да ия. Тырыш, максатчан булганыгыз өчен, укучылар һәм хезмәттәшләрегез арасында абруегыз зурдан. Укучыларыгызның уңышлары – тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе.

Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле булып калыгыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, бәхет, якын кешеләрегезнең күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Туар таңнарыгыз нурлы, күңелегез күтәренке булсын.

Сәламәт булыгыз дибез, чын күңелдән
Һәм телибез озын гомер, иминлек.
Көннәрегез һәрчак матур булсын,
Һәр мизгеле үтсен сөенеп.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.
Изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.

Нет комментариев