4нче мәктәптә «Соңгы кыңгырау» тантанасы узды
Яңалыклар

4нче мәктәптә «Соңгы кыңгырау» тантанасы узды

Бүген Зәйнең 4 мәктәбендә соңгы кыңгырау 23 - унберенче, 47 - тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңгырады.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны, әти-әниләрне район башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Госман кызы Ананьева тәбрикләде.

ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров та изге теләкләр юллады.

"Безнең мәктәпне тәмамлаучы 23 унберенче сыйныф укучысы да дәүләт имтиханнарына үттеләр. Быел алар арасыннан 7се - алтын, 3се - көмеш медальгә дәгъва тота. Уңышлар аларга, - диде мәктәп директоры Альбина Ларина.

Әти- әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Вадим Усманов җиткерде.

Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Роза Борисенко һәр баланың тормышта үз юлын табуын теләде.

Күркәм, дулкынландыргыч чара мәктәп коллективы чыгышлары белән аралашып барды. Соңыннан мәктәп вальсы белән тәмамланды.


Нет комментариев