Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда 3 нче мәктәпне тәмамлаган 17 кешегә аттестатлар тапшыру чарасы булды.
Чыгарылыш балы-ул һәрвакыт көтелгән вакыйга, ул мөһим тормыш этабының тәмамлануын һәм олы тормышка яңа юлның башлануын символлаштыра. Мәктәп, укытучылар һәм сыйныфташлар белән хушлашу хисләре, шатлык һәм якты дулкынлану белән тулган, озак еллар онытылмас истәлекләр тудыручы үзенчәлекле бәйрәм ул.
Физика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча максималь балл җыйган Никита Денисовның казанышы бу вакыйгага аерым горурлык һәм шатлык өстәде. Бу педагог Владимир Александрович Романовның да зур тырышлыгы.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм укуларында, һөнәри эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Эмиль Эдуардович яшьләрнең үз иленең лаеклы гражданнары булачагына, җәмгыять үсешенә өлеш кертәчәгенә һәм һөнәр сайлаганда югары нәтиҗәләргә ирешәчәгенә ышаныч белдерде. Чыгышының азагында ул болай дип ассызыклады: «Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң, сез туган ягыгызга кайтып, үзегезне туган Зәй җирендә яраткан эшегезгә багышларсыз, районны үстерүегезне, традицияләрне саклауыгызны һәм арттыруыгызны дәвам итәрсез, дип ышанабыз. Хәерле юлга, 2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары!»
Нет комментариев