Сугышка кадәр һәм сугыш елларында Кабан-Бастрыкта хатын-кызлар торф чыгаруда хезмәт куйган. Бу бик авыр хезмәт булган.
Безнең Кабан-Бастрык якларында торф ятмалары бик күп.
Авылыбыздан ерак түгел Сарман районының Петровка авылында 1891 елда «И. Г. Стахеев һәм аның малайлары» сәүдә йортына караган Петровка спирт заводы ачыла. Спиртзаводта ягулык итеп торф кулланалар. Аңа торфның безнең Кабан-Бастрык янында булганын, ягъни иң якында урнашканын файдаланганнар.
Торф әзерләү эшләре сезонлы эш булып саналса да, ел әйләнәсе диярлек 8-9 айлап барган, кышын җир туңдыргач туктап, март-апрель аенда яңадан башланган. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, ягулык буларак кулланылган торф чыгаруның әһәмияте тагын да арткан. Ир-атлар сугышта, колхоз эшләрен алып бару, гаиләләрен туендыру күбрәк хатын-кызлар өстендә.
Батыр йөрәкле Анастасия түти
«Без ул чакта бик нык эшләдек, көрәк белән торф казыйбыз, балталар белән карьер ачабыз. Балта белән чабып көрәк белән торфны казыйбыз, читкә, киемнәргә, битләргә саз чәчри, күзләргә, авыз-борыннарга керә. Балталар, торф кисә торган тимер көрәкләр бик тиз үтмәсләнә. Өске катны алгач, төрле агачлар чыга, аннан соң гына ныклы торф күренә. Өченче кат торфны казуы бигрәк авыр иде. Аяклар көне буе тездән сап-салкын суда, кайчакта сыек торфны билдән, кайвакыт күкрәктән ерып йөрергә туры килә. Резина киемнәр бирсәләр дә, ул гына коткара алмый, бөтен гәүдә су була. Ә апрель, октябрь айларында төнлә катыра, су эчендә эшләү бик салкын, буыннар сызлый иде. Юеш торф кисәкләрен су эчендә кирпечләп кисеп, икешәр метр астан җир өстенә ыргытабыз. Аннан соң утызышар клеткалар ясап, ике клетканы бер итеп тәртипләп штабельләргә кибәргә өябез. Бер торф кирпече 9 килограммлап була. Бер кешегә көнлек норма — өч мең ярым кирпеч кисеп чыгару. Күп чагында норманы арттырып, дүртәр мең кирпеч кисеп чыгаручылар күп була иде. Торф кирпечләре кипкәч, үгезләр җигеп, ат арбасына төяп, Петровский спирт заводына озатабыз. Хәзер искә алгач та тетрәнеп куям, бер көнгә никадәр торф кирпечләре бер кешенең кулыннан үткән! Сугыш вакытында ашарга ризык булмаганлыктан, үлән ашаучылар күп булды, чөнки бер телем икмәк тә булмады, барысы да фронтка җибәрелде. Бу авыр сугыш көннәрендә ач-ялангач йөрүчеләр күп булды. Ә торфлыкта эшләүчеләргә бер эш көне нормасына бер табак аш ашаттылар, ипи, сыек май, әле тагын хезмәт хакы — акча да бирәләр иде,» — дип сөйли ул дәһшәтле вакытлар турында Анастасия Некратова оныкларына.
Сугыш бәхетен урлый
Анастасия Некратова — сугыш толы, тыл хезмәтчәне. Каһәр суккан сугыш меңнәрнеке кебек аның да шәхси бәхетен урлый. Ире, Кабан-Бастрык егете Федор дәдәй нык холыклы, физик яктан да пәһлевандай таза ир, авылда торфлыкта эшләгән җиреннән сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Ике кечкенә бала белән калган Начтый түтигә иреннән 1941 елның көзеннән үк хатлар килми башлый. Һәм бераз вакыт үтүгә хәбәрсез югалуы турында хат килә. Ике бала ятим кала.
«Хәбәрсез югалган» белән «Ватанны яклап һәлак булган» сугышчыларның гаиләләре хокукый һәм иҗтимагый яктан да төрле шартларда кала. Шуның аркасында Начтый түтинең балаларына бер тиен акча да тиеш түгел диләр, өстенлекләр дә булмый. Күпме кыенлыклар күрергә туры килә Начтый түтигә һәм балалары Александр белән Аннукка. Ничек инде пәһлевандай кеше хәбәрсез югала алсын ди! Хәбәрсез югалуына ышанмыйча гомер буе көтә ул Федорын. Җиңү көне үтеп, дөньялар тынычлангач кына, хәрби комиссариат, архивлар аша, Җиңүнең 35 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә оныгы Григорий бабасы хакында мәгълүмат һәм аның кайда һәлак булуын һәм күмелүен ачыклый ала. Бабасы хәбәрсез югалмаган, Ленинград өлкәсе, Тихвин шәһәрендә госпитальдә каты яраларыннан үлгәнлеге ачык-лана.
Бик яшертен сер
Анастасия Антоновна авылда чиркәү-приход мәктәбендә укыган. Бу мәктәптә укырга, язарга да өйрәнгән, чиркәүдә хорда да җырлаган. Үзеннән җиде генә яшькә олырак булган каенана белән дә яшәгән ул. Күп сөйләшми, сер саклый белә, үткен, кыю, тапкыр, батыр була! Шуңа күрәдер инде, сугыш вакытында торфлыкта эшләгәндә бик еш кына хәерче кебек киендереп,
Кабан-Бастрыктан Петровка спирт заводына айлык хезмәт хакын алып кайтырга аны җибәрә торган булганнар. Ул берүзе 15 километр араны җәяү барып, авылда торфлыкта эшләгән барлык эшчеләргә хезмәт хакы алып кайта торган була. Ә акча алу өчен хисап исемлеген һәм кәгазь акчаларны Петровка спирт заводында бау белән бөтен тәненә урап бәйләп җибәрә торган булганнар. Бу бик яшертен сер булган эшне беркем дә белергә тиеш булмаган. Начтый түти бу турыда беркемгә дә, хәтта иң якын туганнарына да әйтмәгән. Күз алдына китерүе дә куркыныч, тәннәр чемердәп куя, юл ерак, әле урман аша да үтәсе...
25 ел авылыбызда торф чыгаруда эшли ул. Тырыш хезмәте өчен Анастасия Антоновна «Бөек Ватан сугыш елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм башка бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. «Зингер» тегү машинасы, гармун, юрганнар бүләк иткәннәр аңа. Балаларын, оныкларын үз үрнәгендә намуслы, тырыш итеп тәрбияләп, үткән юлыннан якты эз генә түгел, күркәм холыклы балалар, оныклар да калдырды ул.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Нет комментариев