2024 елның төп вакыйгалары
2024 ел илебездә, республикабызда вакыйгаларга бай булды. «Зәй офыклары» редакциясе исә район-шәһәребез тормышындагы истәлекле вакыйгаларны барлады.
Шулар арасыннан мөһим 9 вакыйгага тукталыйк.
1.2024 ел районда Батырлык һәм бердәмлек елы шигаре астында узды. Бүген районыбызның иң яхшы уллары махсус хәрби операция зонасында куелган бурычларын намус белән батырларча үтиләр. Хәрби зонадагы якташларыбызга, госпитальләргә, фронт яны зоналарында яшәүчеләргә 572 тонна беренчел кирәкле товар, шул исәптән 33 берәмлек автотранспорт, 284 электрогенератор, җылылык җайланмалары, азык-төлек, гигиена һәм тернәкләндерү чаралары һәм башка бик күп кирәкле әйберләр озатылды.
2.15-17 мартта — Россия Президентын сайлаулар, 8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар районда оешкан төстә узды.
3.Казанда узган «Ак калфак» VII Бөтенроссия бәйгесендә татар гимназиясе укучысы Әминә Хөснетдинова Гран-прига лаек булды.
4.14 августта Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
5.1 октябрьдә Сарсаз-Баграж авылында чиркәү ачылды.
6.Октябрь аенда Изге Макарий храмы хөрмәтенә салынучы храм нигезенә архиерей грамотасы белән капсула салынды, декабрь ахырында төзелешне башларга рөхсәт алынды.
7.26 октябрьдә Зәй — Сарман, Зәй — Сармашбаш юллары капиталь төзекләндерелүдән соң ачылды.
8. «Яшьләр» паркы файдалануга тапшырылды.
9.Көрәшче Радик Сәлахов БРИКС уеннары чемпионы, дүртенче тапкыр Дөнья чемпионы исемен алды, республиканың «Ел спортчысы — 2024» исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев