17 яшендә сугышка китә
Яңалыклар

17 яшендә сугышка китә

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Миргалим Миңнегол улы Миңнегулов 1926 елда Сармашбаш авылында туган. 1943 елда 17 яшьлек егетне Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, ул бик күп бәрелешләрдә катнаша. Кытай чигендә сакта тора. Җиңү көнен ерак Көнчыгышта каршы ала.

Сугыш беткәннән соң да, солдат хезмәтен Чита өлкәсенең Белоговещенск шәһәрендә дәвам итә. Батырлыгы өчен Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Сармашбашта бухгалтер булып эшли. 1988 вафат була.


Нет комментариев