Татарстанда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен ТР Рәисе грантларын бирүгә алтынчы конкурс агымдагы елның 1 июлендә старт ала.
Коммерцияле булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина хәбәр итте.
«Конкурста катнашучылар август уртасына кадәр заявкалар формалаштырачак. Бу вакытта күп санлы консультацияләр һәм очрашулар узачак. Барлык 45 муниципаль берәмлек тә конкурста катнашыр дип көтәбез», – дип билгеләп үтте спикер.
Конкурста кимендә ярты ел элек теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Күптән түгел теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар 500 мең сумнан артмаган күләмдә ресурс ярдәменә дәгъва итә алачак, дип билгеләде Сафина.
«Бездә конкурста һәр өченче катнашучы җиңә», - дип өстәде ул.
Җиңүчеләр октябрьнең соңгы атнасында – ноябрь башында билгеләнәчәк. Хупланган проектлар 2027 елда тормышка ашырыла башлаячак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев