22-28 июньдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 95 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, мәет табылу, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 87 очрагы теркәлгән.
25 июньдә район эчке эшләр бүлегенә Глонасс-112 системасы аша шәһәрдә Пушкин урамында пычак белән яраланган яшүсмер булуы турында хәбәр килеп ирешә. Тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре тарафыннан малайны әтисе яралавы ачыклана. Зыян күрүче район үзәк дәваханәсенә китерелгән. Җинаять кылучы кулга алынган.
23 июньдә шәәһрдәге бер кибеттән 2000 сумлык алкогольле продукция урлаулары турында хәбәр керә. Участок полиция хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне 29 яшьлек Зәй кешесе кылуы ачыкланган. Ул административ җаваплылыкка тартылачак.
Шулай узган атнада Түбән Лоҗы авылы янында мәет табылган. 26 июньдә полиция бүлегенә Глонасс-112 системасы аша Түбән Лоҗы елгасы янында мәет табылуы турында хәбәр килеп ирешә. Һәлак булучының шәхесе ачыкланган, ул Алабуга шәһәрендә яшәүче 59 яшьлек кеше булып чыккан. Ул 21 июньнән хәбәрсез югалган. Экспертиза күрсәткәнчә, ир-ат туңудан үлгән.
Нет комментариев