Яңалыклар

“02” хәбәр итә: урлашу факты буенча эш кузгатылган, хәрби частьтан качкан егет тоткарланган

5-11 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 99 хәбәр һәм гариза кергән.

8 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә 71 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кыздан гариза керә. Ул ике билгесез кешенең урам буйлап йөреп, иске техника җыюларын хәбәр итә. Алар киткәннән соң, әлеге хатын-кыз телефоны югалуын белеп ала. 

“Урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылды. Анда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән. 

11 октябрьдә федераль эзләүдә булган 37 яшьлек Зәй егете Росгвардия һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Ул үз белдеге белән хәрби частьтан китүдә гаепләнә. Әлеге ир-егет Казан гарнизоны хәрби комендатурасына тапшырылган.


Нет комментариев