Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык ордены тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Руслан Егоров, Тәлгать Кәримов, Айдар Хәлиуллин, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Аларның әниләре, гаиләләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар.

Рядовойлар Руслан Егоров, Тәлгать Кәримов, сержант Айдар Хәлиуллин Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды.

— Бөек Ватан сугышы елларында бабаларыбыз илебезне саклаган кебек бүгенге көндә Зәйнең 500дән артык егете Ватаныбыз сагында тора. Хәрби часть командирлары әйтүенчә, алар иң җаваплы урыннарда. Россиянең иреге, бәйсезлеге, суверенитеты җиңел бирелми. Егетләребез илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмый. Шундый уллар үстергән әниләргә бик зур рәхмәт. Дөньяда сезнең кебек әниләр юк. Шулай ук батыр егетләрнең хатыннарына — тормыш иптәшләре, балаларына әтиләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Руслан Георгиевичның ордены — әнисе Галина Алексеевнага, Тәлгать Фәргатовичның ордены — әнисе Әнисә Котдусовна, тормыш иптәше Лилия Сөнгатулловна, кызы Эльвинага, Айдар Ниязовичның ордены әнисе Әлфия Хәсәновна, тормыш иптәше Фәридә Гомәровна, кызы Язиләгә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев