Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбие медаль белән бүләкләнде
«Камаз» позывноен йөртүче якташыбыз хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды.
Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән якташыбыз, Байрак авылы егете Дамир Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора. Яше инде 59да булуга карамастан, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый. Бу көннәрдә ул туган якта ялда булып китте. Хәрби хезмәт урынына баруга, Дамирны сөенечле яңалык көткән. Хәрби часть командиры аңа III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален тапшырган.
«Хәрби батырлык өчен» медале Россия Саклану министрлыгының ведомство билгесе булып тора, аңа хәрби хезмәткәрләрне хәрби хезмәттә аерым казанышлары, уңышлы тактик гамәлләрне тормышка ашырганнары яки яуда хәрби хезмәткәрләргә җитәкчелек итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен бүләклиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев