Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Якты Күл егете Изге Георгий орденының IV дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе һәм медальләр белән бүләкләнде

Якты Күл авылы егете, «Рузя» позывноен йөртүче хәрби бу көннәрдә туган ягында ялда. Ул ялының беренче көннәрендә үк фронтка маскировка челтәрләре үрүче авылдашлары янында булды.

 “Рузя” 21 яшендә мобилизация буенча илебез чикләрен сакларга китте. Яшь кенә булса  да, ул Ватан сагында кыю тора.  Хәрби зонада күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен «Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус операциядә катнашкан өчен", “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” медальләре,  Изге Георгий орденының IV дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе белән бүләкләнгән.

Руслан Якты Күл мәктәбендә белем алгач, Зәй политехника көллиятендә электромонтер һөнәрен үзләштергән. Армия хезмәтен Амур өлкәсендә ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә үткән. Хәрби хезмәт мәктәбен уңышлы үтеп, туган ягына чын-ир-егет булып, кече сержант званиесендә кайта егет. Үз белгечлеге буенча Әлмәтнең “Пакер Бис” оешмасына эшкә урнаша.

-Махсус хәрби операциядә катнашучы улыма ярдәме өчен  “Пакер Бис” җитәкчесе Шамил Фәритович Хисмәтовка, Зәй политехника көллиятендә Русланның кураторы булган Светлана Анатольевна Китызинага зур рәхмәт белдерәсем килә. Алар улымның даими хәлен белеп торалар, кайткач аның белән очрашалар, - ди Русланның әнисе Ирина Ильинична.

Авылдашлары белән очрашуда “Рузя” аларга хәрбиләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Якты Күлдә хәрбиләргә ярдәм итү буенча киң колачлы эш алып барыла. Биредә маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, гуманитар ярдәм җыялар.

Очрашу җылы мөгамәләдә узды. Авылдашлары шундый батыр егет белән горурлануын, барлык хәрби егетләребезнең дә исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев