Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Батырлык өчен орден

Зәй хәрбие Купянск юнәлешендә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен Батырлык орденына лаек булды.

Рифкать Зиннуров — Зәй шәһәрендә туып үскән егет. Ул мобилизация кысаларында 2022 елның көзендә Ватаныбыз сагына басты.

Хәрби егет «Рафа» позывноен йөртә. Бүгенге көндә хәрби зонада алгы сызыкта Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә. Ул көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора. Күптән түгел хәрби егетнең гаиләсендә уллары Арслан туды. Гаиләдә тагын бер ул — 5 яшьлек Тимур үсә. Рифкать туган якларга ике мәртәбә ялга кайтты, шулай ук яралану сәбәпле тернәкләнү узды.

Батырлык ордены — Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләге. Әлеге орден Рифкатькә Купянск юнәлешендә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен тапшырылган. Ул шулай ук «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә дә лаек булган.

Без батырлыклар күрсәтеп, югары дәүләт бүләкләренә лаек булган Зәебезнең шундый егетләре белән горурланабыз! Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев