Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Авылдашлар җыелышып махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетне озаттылар

Сарсаз-Баграж авылы халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата.

Күптән түгел ялга кайткан тагын бер хәрби егетне авылдашлары җыелышып, изге теләкләрен юллап озатты. Михаилны озатырга килгән һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Михаил мобилизация буенча Ватан сагына басты. Ул ялын әти-әнисе, якыннары, дуслары белән уздырды. Тик рәхәт вакытлар бик тиз үтә шул. Әлбәттә, аерылышасы килми, шулай да китәргә кирәк. Алар башкача булдыра да алмый. Анда аларны иптәшләре көтә, сугышчан дуслык көчле хәрби егетләр арасында.

Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов, педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов җыелган халык алдында чыгыш ясап, Михаилга олы юлга кузгалыр алдыннан теләкләрен җиткерде.

— Авыл халкы хөрмәт итә һәм ярата сезне. Укучылар сезнең белән горурлана. Иң мөһиме — исән-сау кайтыгыз, үзегезне саклагыз! Менә шулай бергә-бергә тагын каршы алырга язсын, — диде алар.

Сарсаз-Багражда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Челтәр үрүчеләр дә егетне озатырга килеп, үз күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Хәрби егет авыл халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, җиңү безнең якта булачак, диде.

Хәерле юллар! Туган якта сезне көтәләр, алда шундый яңа шатлыклы очрашулар көтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев