Зәйнең мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы республика конкурсында бүләкләнде
Биектау районында узган мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының республика конкурсында «Зәй» агрофирмасыннан Рузилә Анисимова үзен сынады.
Биектау районында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 48нче республика конкурсы узды.
Конкурста республиканың 43 муниципаль районыннан үз һөнәрендә иң яхшылар катнашты. Алар арасында терлек үрчетү технологлары, ветеринария белгечләре, хуҗалыклар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре һәм профильле уку йортлары студентлары бар иде.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 300 меңнән артык сыер һәм тана ясалма орлыкландырылган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бу сан 74 мең баш тәшкил итә, бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 2 процентка югарырак.
Конкурс республикада тармакның тотрыклы үсешенә тагын бер дәлил булды, мөгезле эре терлекне үрчетү системасын камилләштерүгә һәм һөнәргә кызыксынуны арттыруга ярдәм итте, ди район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.
Конкурста Зәй районыннан "Зәй" агрофирмасыннан ясалма орлыкландыру операторы Рузилә Анисимова катнашты һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фото авыл хуҗалыгы идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев