Зәйлеләр сыер савучылар бәйгесендә
Авыл хуҗалыгы

Зәйлеләр сыер савучылар бәйгесендә

Бу көннәрдә Тукай районында сыер саву аппараты операторлары арасында республика бәйгесе бара. Анда Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе делегациясе дә катнаша.

— Быел республикада сыер савучылар бәйгесе илленче тапкыр оештырыла. Безнең район уңганнары әлеге бәйгедә һәр ел саен катнашып килеп, уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр, быел да сынатмаска исәп, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Әлфия Зиннәтова.

Зәй районы данын республика бәйгесендә Куш Елга терлекчелек комплексыннан Гөлфия Моратова яклый. Аңа уңышлар телибез.


Нет комментариев