Зәйлеләр шикәр чөгендереннән мул уңыш җыя
Зәй районы кырларында шикәр чөгендере уңышын җыю тулы куәттә бара. Механизаторлар һәр аяз көннең кадерен белеп тәүлек дәвамында ике сменага бүленеп эшли.
“Зәй” агрофирмасының “Аксар” җитештерү бүлегендә бүгенге көндә өч куәтле комбайн татлы тамыр алуга куелган. Аларда ике сменада 6 механизатор хезмәт куя. Иртәнге сәгать 6дан кичке 6га кадәр Айдар Галимов, Расыйм Мөфтиев, Инсаф Нуриев эшлиләр, ә кичке 6дан иртәнге 6га кадәр сменаны Айнур Шәйхиев, Рәлиф Гомәров, Алексей Аннин дәвам итәләр.
Хәзерге вакытта чөгендер алуда эшләүче механизаторлар Югары Шепкә авылы янәшәсендәге 618 гектарлы басуда хезмәт куя.
- Бу басу уңдырышлылыгы белән бик сөендерә. Бер гектардан уртача уңыш 650 центнерны тәшкил итә. Егетләр һәр минутның кадерен белеп, тырышып эшлиләр. 15 сентябрьгә бу мәйданнарда эшләүгә керешкән идек, инде ике тәүлек эчендә егетләр биредәге мәйданнарның 120 гектарыннан уңышны җыеп алдылар. Көндезге сменада эшләүчеләргә ашау ике тапкыр кырга алып чыгып оештырыла, техника көйсезләнеп китсә дә тиз арада махсус бригада урынга чыгып проблеманы хәл итә. Көннәр аяз торганда эш темпы кызу бара, чөнки тәҗрибәле хезмәткәрләр ару-талуны белми, - ди “Зәй” агрофирмасының “Аксар” җитештерү бүлеге агрономы Габделнур Вәлиев.
Авыл хуҗалыгы тармагында 48 ел хезмәт стажы булган, шуның 26 елын агрономлык һөнәренә багышлаган тармак ветераны Габделнур абый, үз хезмәте кергән басуларның мул уңыш бирүенә сөенеп бетә алмый, егетләрне дә мактап кына тора.
Механизаторлары да мактамаслык түгел шул. Елның елында шикәр чөгендере алу комбайнында эшләүче “Зәй” агрофирмасы уңганнары алдынгылыкны бирмиләр.
Айдар Галимовның быел инде татлы тамыр казуда эшләүдә 17нче сезоны. Үсмер чактан әтисе Габделхәй белән бергәләп комбайн штурвалы артында йөргән ир-егетнең авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт стажы 40 елга якын. Бабасы, әтисе эшен дәвам итеп Айдарның улы Инсаф та комбайн иярләү хезмәтен татып карады. Кыскасы, Галимовлар механизаторлар нәселеннән. Түбән Лоҗы егетләрен җир эше әнә шулай үзенә тартып тора. Айдар язгы чорда бөртеклеләрне чәчүдә, җирне ашлау эшендә дә иң нәтиҗәле эшләүче механизаторларның берсе. Хәзер инде шикәр чөгендерен югалтуларсыз җыюга бөтен көчен куя.
- Комбайнчы-механизатор өчен уңышның мул булуы зур стимул. Безнең артта шикәр чөгендере көшелләре арткан саен дәртләнебрәк хезмәт куябыз. Бу басуда мәсәлән, кырның бер очыннан икенчесенә чыгып әйләнеп килүгә, җыелган чөгендерне бушата барабыз, - дип елмая ул.
Айдар белән озак еллар бер басу юлларын шулай ук Түбән Лоҗыдан Расыйм Мөфтиев тә иңли. Ул инде механизаторлык һөнәренә 2001 елдан, армия хезмәтен тутырып кайтуга керешкән. Рәсим дә язын чөгендерне чәчә, я көзен уңышын җыя. Аның да татлы тамыр алуда 17нче сезонын эшләве.
- Без чөгендер алуда сменалап эшлибез. Тәүлек буе бер комбайнда ике механизатор хезмәт куя. Менә шул бер тәүлеккә комбайнга шактый йөкләнеш туры килә. Ватылмыйча эшләсен генә. Көннәр аяз торганда чөгендерне алу җиңел, яңгырларга китсә уңыш җыю авырлаша. Шуңа да тәүлек дәвамында бер-беребезне алыштырып эшлибез. Үстерелгәнне әрәм итәсе килми бит, - ди Расыйм.
Шуңа да егетләр эштән тукталып торырга яратмый, яшел яфраклы чөгендер басуларында хезмәт гөрелтесе кайный. Бер үк ватытта алар чөгендер яфракларын ваклатып басуга сиптереп тә баралар. Монысы инде киләсе ел уңышы өчен ашлама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев