Зәйдә хезмәт кешесенә хөрмәт һәрчак беренче урында
Район башлыгы Разиф Кәримов “һәркемнән мөмкинлегенчә, һәркемгә хезмәтенә карап”, дигән шигарьгә өстенлек бирә. “Урак-2025” башлангач та ул авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән бергәләп механизатор-комбайнчылар янына басуларга чыгып шәхсән очрашты һәм аларны тырыш, намуслы хезмәткә ымсындырып кызыксындыру чаралары белән таныштырды.
Зәй районында урып-җыю чорында яхшы эшләүчеләр һәрвакыт район башлыгы премияләренә дәгъва итә ала. Быел да әлеге күркәм традиция гамәлдә булачак.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, кызыксындыру чаралары турында махсус карар чыгарылган.
- һәр елдагыча быел да яхшы эшләүче комбайнчылар район башлыгының кызыксындыру чараларын алачаклар. Әгәрдә комбайнчы урып-җыю сезоны дәвамында 4500 һәм аннан күбрәк тоннада ашлык суктыруга ирешә икән аңа 50 мең сум премия биреләчәк. Ә 4250дән 4500гә кадәр тоннада суктырганда - 40 мең, 4000нән 4250 тоннага кадәр суктырганда – 30 мең сум бүләкләү чаралары каралган. Бер шарты бар, бу эшләрне механизатор-комбайнчылар район кырларында эшләгән очракта премияләргә тәкъдим ителә, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Премияләр тапшыру исә традицияләргә тугры калып, “Уңыш бәйрәме – 2025” тә тантаналы төстә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев