Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә урып-җыю кызу темплар белән бара

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән берлектә район территориясендәге кырларда урып-җыю барышын күзәтте.

Алар районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында булдылар. Район кырларында бүгенге көндә 6 звенода 33 комбайн эшли. Барысы 3290 га мәйданда бөртеклеләр җыелган, бу планлаштырылган мәйданның 10 % тәшкил итә, 17814 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык бер гектардан уртача 54,1 центнер.

Разиф Галиевич урып-җыюның сыйфатына, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә аерым игътибар бирде. Барлык урып-җыю звенолары да янгын куркынычсызлыгы буенча кирәкле техника һәм хезмәт күрсәтү техникасы белән комплектланган. Көзге бодай басуларының уңышы җыйналуга, җирне сөреп тә баралар. Район башлыгы шулай ук механизаторларга урып-җыюда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Һәркемнең үз фронты - безнең фронт монда кырларда. Яңгырсыз көннәрнең һәр минутыннан файдаланып, тырышып эшләвегез өчен рәхмәт, - диде ул.

Бөртеклеләрне җыю белән беррәттән, көзге культуралар өчен туфрак әзерләү эшләре дә бара, ул быел 22 мең гектарга якын тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев