Зәйдә уртача уңыш бер гектардан әлегә 50 центнердан артык
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә уртача уңыш бер гектардан әлегә 50 центнердан артык

Зәй районында көзге бодай басуларының 1959 гектар мәйданында игеннәр урып, суктырылган.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда,  әлегә уңыш гектарыннан уртача 50,2 центнер чыга. Аеруча мул уңыш бу көннәрдә «Восток» агрофирмасында күренә, диләр агрономнар. Көннәр яхшы торганда уракны сыйфатлы башкаруга йөз тотып эшли механизатор-комбайнчылар.


Нет комментариев