Зәйдә урак чорына техника әзерлеген карыйлар
Бу минутларда Зәй районы аграрийларының “Урак-2026”га әзерлек торышы барлана.
Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия уракка төшәсе авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген һәр агрофирмага чыгып карый. Комбайннарның игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен алгы сызыкка бастырылуы күздән кичерелә.
Иң беренче әзерлекне карау “Зәй” агрофирмасы “Кадер” бүлекчәсеннән башланды. Аннан “Восток” агрофирмасы “Баграж” бүлекчәсендә, “Зәй шикәре” агрофирмасы “Чыбыклы” бүлекчәсендә, Гүлкин авыл җирлегендәге “Союз-Агро” ҖЧШендә узачак.
Район җитәкчеләре игенчеләр белән шәхсән аралашып, аларны җаваплы чорны уңышлы җиңеп чыгарга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев