Зәйдә техникаларны тикшерүгә йомгак ясап, алдынгы хуҗалыклар билгеләнде
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә техникаларны тикшерүгә йомгак ясап, алдынгы хуҗалыклар билгеләнде

Зәйдә махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчүгә әзерлеге буенча нәтиҗәләрне чыгарды.

«Техника бик яхшы хәлдә, ә механизаторлар нәтиҗәле һәм имин эшләү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Бу язгы кыр эшләрен уңышлы уздыруга һәм яңа сезонда мул уңыш алуга исәп тотарга мөмкинлек бирә», — дип бәяләде район башлыгы Разиф Кәримов.

Нәтиҗәдә 1 урында— «Зәй шикәре» агрофирмасы һәм «Союз-Агро» ҖЧШе, 2 урында — «Восток» агрофирмасы, 3 рында — «Зәй» агрофирмасы.

Александр Тимофеев фотолары. 


Нет комментариев