Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә терлек азыгы әзерлиләр

Зәй районы аграрийлары терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча бүгенге көнгә сенаж салу 9 мең тоннадан артык башкарылган. Ә печән 100 тонна әзерләнгән.

Бу 1660 гектарда терлек азыгы өчен үстерелгән яшел масса мәйданнарының  70 процент күләмендә эшләр төгәлләнгән, дигән сүз. 

“Без белгечләр белән киңәшләшкәч, беренче кат үләннән иң башта сенажны күпләп салырга карар кылдык. Ә икенче каттан нигездә  печән әзерләргә исәплибез. Үлән үсү өчен һава торышы яхшы, яңгырлар җитәрлек ява, менә икенче каттан сыйфатлы печән әзерләү өчен аяз көннәрнең күбрәк булуын телибез”, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев