Зәйдә шикәр чөгендеренең уртача уңышы – 453 центнер
Зәй районы кырларында көзге эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә аграрийлар шикәр чөгендере, рапс, язгы бодай уңышын җыйнау белән мәшгуль.
Район авыл хуҗалыгы йөзе булган шикәр чөгендере культурасы 9585 гектар мәйданны били, шуның 2718 гектарыннан 123 мең тонна татлы тамыр алынган иде. Уртача уңыш гектарыннан 453 центнерны тәшкил итә. Барлык мәйданның 28 процентында эш тәмамланган.
“Һәр өч агрофирма – “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” хезмәтчәннәре көн саен шикәр заводына эшкәртүгә берәр мең тонна чимал озатып баралар. Заводка тапшырылган шикәр чөгендере 52 мең тоннаны тәшкил итә”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев