Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә шикәр чөгендере уңышын җыю төгәлләнү алдында

Зәй районы аграрийлары шушы көннәрдә шикәр чөгендерен җыюны тәмамларга планлаштыра.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән бүгенге көнгә алынган мәгълүматлар буенча, инде барлыгы 300 гектар мәйданда гына татлы тамыр уңышын җыясы калды. Уңыш бер гектардан уртача 460 центнерны тәшкил итә.

“Соңгы вакытта яңгырлар яву механизаторларга эшне бераз катлауландырды, шулай да көчле техника һава торышы көйсезлегенә бирешми. Бер тәүлеккә 100 гектар чамасы чөгендер алына бара, бу инде өч көн эчендә шикәр чөгендерен җыеп алырбыз, дигән фаразлау ясарга мөмкинлек бирә”, - ди идарә башлыгы Фәргать Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев