Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә шикәр чөгендере уңышы мул чыга

Зәй районы аграрийлары көзге эшләрне дәвам итә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш уңышын җыю белән мәшгульләр.

Районның төп культурасы булган татлы тамыр инде 6376 гектарда җыелып, 293274 тоннаны тәшкил ите. Бу барлык мәйданның 66 процентында эш тәмамланды дигән сүз. Уртача уңыш бер гектардан 460 центнерны тәшкил итә. Район авыл  хуҗалыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аеруча “Зәй” агрофирмасында шикәр чөгендерен җыю кызу тепмлар белән бара. Биредә барлык мәйданның инде 83 процентында эшне бетергәннәр. 
Бер үк вакытта рапс уҗышын да җыялар. Ул 3051 гектардан 4749 тоннаны тәшкил иткән. Бу көннәрдә механизаторлар көнбагыш урып-суктыруга да кереште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев