Зәйдә шикәр чөгендере уңышы - бер гектардан уртача 456 центнер
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә шикәр чөгендере уңышы - бер гектардан уртача 456 центнер

Бүгенге көнгә татлы тамыр казу белән шөгыльләнүче комбайнерлар тарафыннан 2200 гектар мәйданда чөгендер җыелган.

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, шикәр чөгендере үстерүдә быел да республикада безнең район аграрийларына тиңнәр юк. Уңыш бер гектардан уртача 456 центнер чыга. 

Бүгенге көнгә татлы тамыр казу белән шөгыльләнүче комбайнерлар тарафыннан 2200 гектар мәйданда чөгендер җыелган. Бу көннәрдә кырлардан бөртеклеләрне урып-суктыру төгәлләнәчәк. Ә урактан бушаган механизаторлар шулай ук шикәр чөгендере алу эшенә керешәчәк. Димәк, бу татлы тамыр казу тагын да кызу темплар алачак дигән сүз, бары тик һава торышының гына яхшы торуы кирәк.


Нет комментариев