Зәйдә шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 432 центнерны тәшкил итә
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 432 центнерны тәшкил итә

Бүгенге көнгә Зәй аграрийлары районда игелүче төп культураларның берсе булган шикәр чөгендере уңышын 740 гектарда җыйнап алдылар

автор фотосы, чөгендер алу мизгеле
автор фотосы, чөгендер алу мизгеле

Әлеге мәйданнардан 32 мең тонна чөгендер казылды, шуның 17100 тоннасы шикәр заводы кагат кырына китерелде.

Уңыш яхшы чыга

– «Уңдырышлылык аеруча  “Зәй” агрофирмасы кырларында мул күзәтелә. Гомумән, әлеге төр культураны үстерүче белгечләргә дә, механизаторларга да рәхмәт, быел шикәр чөгендере яхшы үскән, шикәрлелеге дә әйбәт”, –  ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Алга таба аграрийлар алдында татлы тамырны тиз көннәрдә, югалтуларсыз җыю бурычы тора.


Нет комментариев