Зәйдә махсус комиссия чәчүлек җирләрен карый
Бүген Зәй районы кырларында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә чәчүлек җирләрне кабул итү буенча махсус комиссия эшли. Әлеге матур традиция Зәй районында дистә еллар дәвам итә, ул аграрийлар чәчү эшләре кампаниясен тәмамлап бераз вакыт үткәч, иң тырышларны билгеләү, Кыр батырын ачыклау йөзеннән башкарыла торган күләмле, сөенечле эш.
Иртәдән алып кичкә кадәр район авыл хуҗалыгы, агрофирмалар белгечләре, агрономнар, җитәкчеләрдән торган комиссия әгъзалары һәр фермер, һәр агрофирма басуында булып, чәчелгән культураларның тишелешен карап бәялиләр, механизаторлар белән аралашып аларның эш кәефләре белән кызыксыналар. Көн явымлы, кырларда аякка балчык ябышса да комиссия бүген күтәренке кәеф белән эшли, чөнки чәчү эшләрен тәмамлагач әнә шулай сеңдереп, озаклап яңгыр яву ул киләчәктәге мул уңышка ишарә.
Таң белән җитәкчеләр, белгечләр чәчүлек җирләрне бәяләү эшен “Восток” агрофирмасының “Нива”, “Баграж” җитештерү бүлекчәләре кырларында чәчелгән арпа, көнбагыш тишелешен һәм көзге бодайның күкрәп үсүен караудан башлады. Шулай ук алар фермерлар Рафист Фәрдиев, Валерий Кочетов, Владимир Игошин һәм башка үз җирләрен эшкәртепчәчү чәчкән эшмәкәрләр җирләрен дә күзәттеләр. “Зәй” агрофирмасының “Кадер”, “Аксар” җитештерү бүлекчәләрендә, “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы”, “Сәвәләй” җитештерү бүлекчәләре, “Союз-Агро” җәмгыяте кырлары һәм башка чәчүлек мәйданнарда орлыкларның яхшы шытым бирүе һәм көзге культураның яхшы үсүе һәрберсен сөендерде.
- Район Сабантуе алдыннан барлык авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, уңыш өчен җаваплы затлар белән бергәләп район кырларын күзәтү, иң яхшы эшләүчеләрне, Кыр батырын билгеләү максатында комиссия белән эшләү күркәм гадәтебез бар. Язгы кыр эшләре быел үзенчәлекле булды, май ае дәвамында һава температурасы 30 градус тирәсендә торды, чәчелгән җирләргә әлбәттә, яңгыр бик кирәк иде, бүген без явым-төшем уңайсызлыгына карамастан бик күтәренке күңел белән, һәр җиргә төшкән тамчыга сөенеп эшлибез. Чөнки барлык язгы эшләр инде төгәлләнде, дым каплату, техник агрочаралар башкарылды, ә дым җитмәүдән шыта алмаган орлыклар инде шифалы яңгырдан шытым биреп ята. Хәзер киләчәк уңышка ныклы нигез салынды дип, ышаныч белдерәбез. Безнең барлыгы 9600 гектарда шикәр чөгендере игелә, 16 мең ярым гектарда көзге бодай чәчкән идек. 7 мең ярым гектарга якын мәйданда көнбагыш, 5 мең гектарга якын рапс, 10 мең гектарга якын арпа, 7 мең гектардан артык язгы бодай чәчтек. Менә Сабантуена кадәр бер атна вакыт бар, шул арада пар җирләрен эшкәртеп бетереп, чөгендернең рәт арасын эшкәртү планы бар. Бүген корткычларга, авыруларга каршы 14 эшкәртү техникалары басуларда эшли. Механизаторларыбызга, белгечләргә һәр эшне үз вакытында башкарырга өлгерүләре өчен рәхмәт. Сабантуенда һәр хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү традициясен без, әлбәттә саклыйбыз. Иң мөһиме – ел уңышының мул буласына өметебез зур, - диде район башлыгы.
Комиссия 6 июньдә узачак район Сабантуенда тәбрикләнәчәк Кыр батырын билгеләүне дә максат итеп куйды. Эш нәтиҗәләреннән чыгып ул Сабантуенда игълан ителәчәк. Быел да Кыр батырын машина көтә. Ә агрофирмалар бүлекчәләре арасында урыннар билгеләнәчәк, һәр механизатор, терлекче, авыл хуҗалыгы белгечен дә Сабантуенда бүләкләү була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев