Район аграрийлары көннәр яңгырлы торуга карамастан кырлардан уңыш җыюга бөтен көчне бирә
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүмате буенча шикәр заводы бүгенге көнгә 115 мең тонна татлы тамыр кабул иткән, шуның 65 мең тоннасы Зәй районы кырларыннан китерелгән чимал.
- Яңгырда һава торышы кыр эшләре темпын киметсә дә, механизаторларыбыз һәр кояшлы вакыттан файдаланып калуга йөз тота. Шикәр чөгендере 2300 гектарда җыйналды. Бу барлык мәйданнарның 24 проценты дигән сүз, - ди идарә башлыгы Фәргать Камалиев.
Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы бер гектардан уртача 508 центнерны тәшкил итә.
Ашлык суктыру да дәвам итә
Бүгенге көнгә Зәй районында арпа, көзге бодай, борчак суктыру тәмамланган, хәзер барлык көч язгы бодайны җыйнап алуга юнәлтелгән.
Нет комментариев